Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе махсус хәрби операция (МХО) уздыру зонасында булган геройларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Бу юлы безнең хәрбиләр ышанычлы һәм вакыт белән сыналган УАЗ-390945 маркалы внедорожник алдылар. Бу куәтле һәм таләпчән булмаган транспорт эксплуатацияләүнең катлаулы шартларында үзен яхшы яктан күрсәтте һәм безнең сугышчыларга ышанычлы ярдәмче булачак.
Безнең һәрберебез илебезне яклаучыларга ярдәм итүгә өлеш кертә ала.
Безнең уртак эшкә кушылыгыз, бу мөһим мәгълүмат белән уртаклашыгыз һәм, бергәләшеп, оборонаның алгы сызыгында безнең егетләр өчен күбрәк яхшылык һәм ярдәм күрсәтәчәкбез. Без бердәм булганда, безнең ил көчлерәк була һәм киләчәккә ышанычлырак карый.
Бергә булганда без – җиңелмәс көч!
Җентеклерәк: https://t.me/guvkmrt/