Иртәгә, 6 августта, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Хайваннар һәм кеше өчен уртак авыруларны профилактикалау» темасына матбугат конференциясе узачак
Чарада катнашачаклар:
- Мотыйгуллин Габделхак Госман улы –Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары
- Авдонина Любовь Геннадьевна – Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы өлкән укытучысы
- Лопушов Дмитрий Владимирович – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы доценты
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясен онлайн-трансляцияләү оештырылачак.
Тулырак мәгълүмат алу һәм ММЧ аккредитацияләү өчен 221-76-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә (эчке номер 7306)