Югра ветеринария хезмәте Казан лабораториясе тәҗрибәсен өйрәнде

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов Ханты-Манси автономияле округы — Югра ветеринария хезмәте җитәкчесе Сергей Музафин өчен профильле лабораториядә танышу визитын оештырды.
  

Эш сәфәре барышында Сергей Музафин «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә урнашкан 1 нче ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә булды. Лаборатория Казан ветеринария берләшмәсе составына керә.

Анда авыруларны диагностикалауның заманча ысуллары һәм терлекчелек продукциясе сыйфатын мониторинглау системалары күрсәтелде.

Лаборатория мөдире Резеда Миндубаева кунакларга учреждение тарафыннан кулланыла торган инновацион технологияләрне һәм нәтиҗәле процедураларны җентекләп тәкъдим итте.

Мондый практика, ветеринария өлкәсен үстерүгә һәм азык-төлек сәнәгатенең куркынычсызлык стандартларын күтәрүгә этәргеч биреп, хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International