Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк үсешендә яшьләрнең әһәмиятен ассызыклады: «Яшьләр һәрвакыт республикабызның хәрәкәт итүче көче булды һәм булачак!»
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе яшь буын белгечләргә актив ярдәм күрсәтә. Дәүләт ветеринария хезмәткәрләре арасында 35 яшькә кадәрге актив профессионаллар шактый. Аларны ветеринария һөнәренә карата мәхәббәт кенә түгел, ә энергияле тормыш позициясе дә берләштерә.
Безнең яшь ветеринария табибларының берсе — Казан ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Карина Гайнетдинованың уңыш тарихы аеруча игътибарга лаек. Аның һөнәри эшчәнлеге дәрәҗәле бүләк — «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсының «Социаль әһәмиятле инновацияләр» номинациясендә җиңүе белән билгеләп үтелде. Каринаның фәнни-квалификацион эше экспертлар тарафыннан югары бәяләнде, аның күренекле профессиональлеген һәм Татарстанның ветеринария хезмәтен үстерергә омтылуын ассызыкладылар.
Карина үзенең һөнәри үсеш тарихы белән уртаклашты: «Минем хезмәт юлым, 11 нче сыйныфта укыганда Ветеринария академиясе турында белеп, хайваннарга булган мәхәббәтем белән моның гомер буе мин шөгыльләнергә теләгән нәрсә икәнлеген аңлаудан башланды. Биш ел уку сизелмичә дә узып китте, укуны тәмамлагач, мин белгечлегем буенча эшли башладым һәм белемнәремне, һөнәри күнекмәләремне даими камилләштерү өчен аспирантурага керергә булдым.
Минем тормышымда гаилә, дуслар, хезмәттәшләр һәм, әлбәттә инде, фәнни җитәкчеләрнең ярдәме зур булды. Алар һәрвакыт миңа ярдәм итәргә, катлаулы хәлләрне ачыкларга һәм җиңүләремнең шатлыгын уртаклашырга тырыштылар. Якыннарым ярдәменнән башка миңа куелган максатларга ирешүе авыр булыр иде. Якыннарым ярдәме белән мин авырлыкларны җиңеп, ышанычлы рәвештә юлымны дәвам иттерә алдым».
Аңа уңышка ирешергә ярдәм иткән төп сыйфатлар арасында Каринаны үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек һәм тормышка эчкерсез кызыксыну аерып тора. Әбисе зур ярдәм күрсәтеп, һәрвакыт янәшәсендә булган, барлык уңай һәм тискәре моментлары өчен борчылып торган.
Карина Гайнетдинова тарихы эшкә мәхәббәтнең һәм үз-үзеңне даими камилләштерүнең нәтиҗәләргә китерүен ачык күрсәтә. Без Каринаны казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләрен күрергә өметләнәбез! Дәүләт ветеринария хезмәтендә барлыгы 22 ветеринария фәннәре кандидаты һәм бер фән докторы эшли, аларның һәркайсы үз эшенең чын профессионалы.
Без үзебезнең ведомствоның шундый күренекле вәкилләре белән горурланабыз һәм, алар Татарстан Республикасының ветеринария фәнен һәм практикасын үстерүгә зур өлеш кертер, дип ышанабыз.