Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм хуҗалыкларында даими рәвештә дезинфекция чараларын үткәрәләр.
Бу эш ни өчен мөһим?
- Хайваннар арасында йогышлы авыруларның күпләп таралуын булдырмый калу өчен.
- Азык-төлек продукциясенең иминлеген тәэмин итү өчен.
- Терлекләрнең сәламәтлеген һәм югары продуктивлылыкны саклау өчен.
Барлык оешмаларыбызның да санитария чараларын уздыруга рәсми лицензияләре бар, алар 2024 елның 26 февралендәге 22-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә бирелгән.
Моннан тыш, күп кенә учреждениеләребез барлык объектларда дезинфекция, дезинсекция, дератизация үткәрүгә лицензияләр алды. Әйтик, «Кама Тамагы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ, ул Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогының күпфатирлы секторында дезинсекция һәм дератизация үткәрүгә кереште. Белгечләр күпфатирлы йортларның подвалларын һәм чормаларын эшкәртү белән шөгыльләнәләр һәм:
Дезинсекция үткәрәләр: бөҗәкләрне (таракан, кандала, кырмыска, юкә, борча, чебен, черки һ.б.) юк итәләр;
Дератизация үткәрәләр: кимерүчеләрнең (күсе, тычкан, сукыр тычкан) таралуын бетерү һәм профилактикалау чаралары күрелә.Безнең хезмәтебез имин яшәү тирәлеге булдыруга һәм Татарстан халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.