«Дәүләт ветеринария хезмәте геройлары»

2025 елның 26 июле, шимбә

Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Дәүләт ветеринария хезмәте геройлары» исемле мәкаләләр сериясен дәвам иттерәбез.

Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Монда без тынычлык һәм киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен фида кылган шәхесләр турында хәтер-хатирә саклыйбыз.


 Шелашский Василий Александрович
 
 Вологда ветеринария техникумын (1932), Киров зооветеринария институтын (1938) тәмамлаган.

Практик күнекмәләрне Нарьян-Мар шәһәренең 2 нче Болан совхозында ветеринария технигы булып эшләүдән (1932-1934) башлый.
 Аңа Приморье ашлык терлекчелеге трестының баш ветеринария табибы (1938-1940), ТАССР Алексеевск районы авыл хуҗалыгы бүлегенең баш ветеринария табибы (1946-1952), ТАССР Чистай өлкәсе авыл хуҗалыгы идарәсенең ветеринария бүлеге башлыгы (1952-1953), ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария бүлеге башлыгы (1953-1956, 1958-1960), Монголия Халык Республикасында ветеринария белгече (1956-1958), Республика ветеринария поликлиникасы директоры (1960-1962), ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ветеринария бүлегенең өлкән ветеринария табибы (1962-1974), Татарстан Дәүләт нәсел берләшмәсенең баш ветеринария табибы (1974-1978) булып эшләргә туры килә.

Кызыл Армия сафларында хезмәт итә (1940-1946), Бөек Ватан сугышында катнаша, Сталинград янындагы сугышларда яралана.
  

Василий Александрович ТАССР терлекчелеген үстерү һәм аның ветеринария иминлеген тәэмин итү өчен күп эш башкарган.

 В.А.Шелашскийның Бөек Ватан сугышында катнашуы һәм тыныч вакыттагы хезмәте югары бәя ала. Ул «Сталинград оборонасы өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Хезмәттәге аерымлык өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре, юбилей медальләре, мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International