Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсендә ветеринария табибы Карина Гайнетдинова Пушок кушаматлы сөйкемле шпицны чиплаштыру процедурасын үткәрде. Бу зур булмаган, ләкин әһәмиятле процедура.
Нәрсә ул чиплаштыру һәм ул ни өчен кирәк?
Чиплаштыру – хайван тиресе астына үзенчәлекле тәңгәллек номеры булган микрочип кертү ул. Номер бердәм мәгълүматлар базасында теркәлә, ул, югалган яки урланган очракта, хайванны тиз арада тәңгәлләштерергә мөмкинлек бирә.
Чиплаштыруның өстенлекләре:
Тәңгәлләштерүнең ышанычлы ысулы: биркалы муенчактан аермалы буларак, чипны югалту яки аңа зыян китерү мөмкин түгел.
Хайванның тиз генә хуҗасына кайту мөмкинлеге: ветеринарлар һәм приют хезмәткәрләре чип номерын махсус җайланма ярдәмендә ачыклый һәм шунда ук хуҗа белән элемтәгә керә ала.
Чит илгә бару өчен мәҗбүри таләп: ветеринария паспортын рәсмиләштерү һәм хайваннарны халыкара күргәзмәләрдә катнаштыру өчен чип булуы мәҗбүри.
Тулырак видеода: https://t.me/guvkmrt/4954