Сезгә бүген эфирда яңгыраган «Татарстан» ДТРК радиосындагы тапшыру язмасын тыңларга тәкъдим итәбез.
Интервьюның төп темасы: Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында күшәүче вак хайваннар чумасы чыганагын бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре, бруцеллез очраклары, дуңгызларның африка чумасы, котыру авырулары.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе ассызыклаганча, хайваннарның куркыныч авыруларын профилактикалау мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш.
«Сүз безнең республиканың иминлеге турында бара. Без – эре терлекчелек төбәге. Превентив чаралар бик мөһим, чөнки бу авырулар зур куркыныч тудыра», – дип белдерде Рәис Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстан» ДТРК студиясендә тармак эксперты — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов чыгыш ясады. Спикер әлеге теманың барлык төп аспектларын һәм нечкәлекләрен җентекләп ачты.
Эфир язмасы: Утро на радио (24.07.25) – Вести Татарстан: https://trt-tv.ru/2025/07/24/utro-na-radio-24-07-25/