Төбәкнең ветеринария комитеты рәисе Михаил Курюмов һәм Россельхознадзорның Түбән Новгород өлкәсе һәм Мари Эл Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Евгений Иванов белән очрашулар узды.
Терлекләрне рөхсәтсез кертү очракларын булдырмауга юнәлдерелгән ведомствоара хезмәттәшлекнең мөһим аспектлары турында җентекләп фикер алыштылар, шулай ук һөнәри тәҗрибә уртаклаштылар.
Түбән новгородлыларның хуҗасыз хайваннар белән эш итү, аларның ОСВВ программасын («Асрау, стерильләштерү, вакцинацияләү, кайтару») гамәлгә ашыру өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнүгә аерым игътибар бирелде.
Визит нәтиҗәләре буенча төбәк ведомствосы җитәкчесе «Түбән Новгород өлкәсе дәүләт ветеринария хезмәтенә 160 ел» истәлекле юбилей медален тапшырды.