Этнең борыны коры булса, бу авыру билгесе, дип, мөгаен, сезгә дә ишетергә туры килгәндер?
Ләкин бу алай түгел!
Шундый ялгыш ышану бар, имеш, хаһванның борыны дымлы һәм салкынча булса, ул аның яхшы хәлен символлаштыра, ә коры һәм кайнар булса — сәламәтлеге буенча проблемалар булуына күрсәтә.
Ләкин эш борын торышына бәйле түгел: ул эшнең асылын сирәк чагылдыра.
Хайванның гомуми халәтенә: энергиялелегенә, аппетитына, активлыгына һәм кәефенә игътибар итү мөһимрәк.
Әгәр дә этегез үзен нормаль тотса, актив, шат күңелле булып, рәхәтләнеп ашаса, җиңелчә корылык яки борынның бераз җылынуы — гадәти күренеш!
Әмма бер үк вакытта активлык кимү, ашаудан баш тарту һәм, әлбәттә инде, кайнар коры борын барлыкка килүе күзәтелсә — кичекмәстән ветеринарга бару яхшы булыр.
Татарстан Республикасында махсуслаштырылган учреждениеләр — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе системасының ветеринария клиникалары бар. Анда йорт хайваннарына гына түгел, авыл хуҗалыгы хайваннарына да квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк.