Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә катнашты

2025 елның 19 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстанда хайваннарның куркыныч йогышлы авырулары буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән ВКС режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Тимур Галиев хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясендә хайваннарда йогышлы авырулар, шул исәптән бруцеллез, котыру авыруы һәм Африка дуңгыз чумасы арту күзәтелә. Бу авырулар терлекчелек өчен дә, халыкның сәламәтлеге өчен дә җитди куркыныч тудыра.

2025 елның беренче яртыеллыгында Россиядә бруцеллезның 265 очрагы теркәлгән, бу 2024 елның еллык күрсәткеченә туры килә диярлек (276 очрак). Татарстан Республикасында Чүпрәле, Чирмешән, Балык Бистәсе һәм Балтач районнарында авыру чыганаклары теркәлгән. Таралуның сәбәпләре булып терлекләрне рөхсәтсез кертү һәм ветеринария документларыннан башка сатып алу тора.

Йогышлы чир кермәсен өчен гражданнар җыеннарында һәм район киңәшмәләрендә аңлату эшләре алып барыла, халыкка һәм терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләренә белешмәлекләр өләшенә. Ветеринария хезмәте белгечләре терлекләрне рөхсәтсез кертү очракларын ачыклыйлар, карантин чараларын үткәрәләр, шулай ук контроль-күзәтчелек органнарына мәгълүмат җибәрәләр. Шуның белән берлектә, терлекчелек комплексларының биологик куркынычсызлыгы көчәя, ферма биналарында профилактик дезинфекцияләр һәм башка чаралар үткәрелә.

Алдагы елларда Татарстанда котыру авыруы буенча вәзгыять тотрыклануга карамастан, 2025 ел башыннан имин булмаган җиде пункт теркәлгән.

Котыру авыруына каршы көрәшү йорт хайваннарын системалы иммунлаштыру, хуҗалыкларда терлекләрне планлы вакцинацияләү, кыргый ит ашаучы хайваннарны иммунлаштыру, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан вакцина кертү юлы белән гамәлгә ашырыла.

2023 елдан республикада дуңгызларда Африка чумасы теркәлгән очраклар булмады, әмма күрше төбәкләрдә авыру чыганакларының теркәлүе аркасында вәзгыять киеренке кала. Ветеринария хезмәте йорт дуңгызларыннан һәм кыргый кабаннардан алынган материалларны тикшерүне үз эченә алган даими мониторинг үткәрә. Йогышлы чир таралуына юл куймас өчен, дуңгызчылык предприятиеләрендә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда биоиминлек чаралары көчәйтелә, шулай ук кыргый кабаннар саны да көйләнә.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, хайваннарның куркыныч авыруларын профилактикалау мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш.

«Безнең республика иминлеге турында сүз бара. Без – эре терлекчелек төбәге. Превентив чаралар бик мөһим, чөнки бу авырулар зур куркыныч тудыра», – дип белдерде Рәис Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе матбугат хезмәте видеосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International