Ветеринария документларын рәсмиләштерү буенча укулар узды

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан алып сөт җыючыларга кадәр (автоматлаштырылган система), ветеринария документларын рәсмиләштерү буенча укулар оештырылды.

Укуларны Ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге буенча Казан территориаль бүлеге башлыгы Аксаков Денис Владиславович һәм ветеринария документациясен электрон формада тутыру буенча автоматлаштырылган системада эшләү буенча подрядчы Хәлфин Фәнис Фәнәвил улы интеграллаштырылган ВетИС API шлюзы аша үткәрделәр.

Укуларда Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе, Алабуга һәм Тукай ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре катнашты.

Укытуның төп максаты – катнашучыларга автоматлаштырылган системаны нәтиҗәле куллану өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр бирү, бу исә документларны рәсмиләштерү вакытын сизелерлек кыскартырга, хаталарны киметергә һәм бөтен процессның үтә күренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Хайваннарны идентификацияләү мәсьәләләренә, теркәлә торган документларны тутыру кагыйдәләренә, шулай ук системаны башка мәгълүмати платформалар белән интеграллаштыруга аерым игътибар бирелде.

Укулар барышында түбәндәге төп темалар каралды: ветеринария контроле өлкәсендәге норматив-хокукый база, автоматлаштырылган система белән эшләүнең гамәли аспектлары (белешмәләрне кертү, хисаплар төзү, документларның статусын тикшерү), шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм шәхси белешмәләрне саклау мәсьәләләре.

Ветеринария документларын рәсмиләштерүнең автоматлаштырылган системасын уңышлы гамәлгә кертү аграр базарда катнашучыларның эш нәтиҗәлелеген күтәрергә генә түгел, ә регионның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә дә зур өлеш кертәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International