Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе исеменнән һөнәри бәйрәм – Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйбыз!
32 ел элек Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 1993 елның 13 июлендәге «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында»гы законга кул куйган иде, ул эшчәнлеге хайваннар авыруларын кисәтүгә һәм аларны дәвалауга, ветеринария ягыннан тулы һәм куркынычсыз терлекчелек продуктлары чыгаруга һәм халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан саклауга юнәлдерелгән ветеринария хезмәтен оештыруның һәм эшләвенең төп принципларын билгеләде.
Законны кабул итү Татарстанның ветеринария өлкәсе өчен мөһим вакыйга булды һәм ел саен «Татарстан ветеринариясе көне»н бәйрәм итүгә башлангыч бирде. Бу дата хайваннарның сәламәтлеге һәм халык иминлеге өчен эшләүче ветеринария белгечләренең бердәмлеге һәм профессиональлеге символына әверелде.
Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте заманча методикаларны уңышлы кулланучы һәм өр-яңа фәнни эшләнмәләрне һәм нәтиҗәле чишелешләрне гамәлгә кертергә омтылучы югары класслы белгечләрне берләштерә.
Бу бәйрәм көнендә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, шулай ук барлык башлангычларыгызда һәм һөнәри казанышларыгызда уңышлар насыйп булсын!