Алхәбәр: 2025 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында Күшәүче вак хайваннарда чума чыганагын бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узачак.
Чараның максаты – кеше һәм хайваннар өчен уртак булган аеруча куркыныч авыру чыганагын локальләштерү һәм бетерү буенча чаралар комплексын үткәргәндә, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салу буенча да, уртак гамәлләрнең әзерлеген тикшерү һәм сынап карау.
Чарада Ульяновск, Самара һәм Саратов өлкәләре ветеринария хезмәтләре вәкилләре, территориаль федераль органнар һәм Татарстан Республикасындагы профильле ведомстволар вәкилләре катнашачак. Программа ике өлештән тора: теоретик һәм гамәли.
Татарстан Республикасында хайваннар һәм кошларның йогышлы авырулары чыганакларын бетерү эпизоотиягә каршы җыелма отряд көче белән башкарыла. Отряд Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең 2020 елның 21 гыйнварындагы күрсәтмәсе белән төзелде. Әлеге күрсәтмә нигезендә эпизоотиягә каршы отрядлар республиканың һәр муниципаль районында төзелгән.
Чарада катнашучыларның барысы да, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, республика отрядының эш итү механизмы буенча күрсәтмә мәгълүмат алачак.
Тулырак мәгълүмат алу һәм ММЧ аккредитацияләү өчен 221-76-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә (эчке номер 7306)