«АГРОВОЛГА 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе: җитәкчеләр очрашуы

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

«АГРОВОЛГА 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев һәм Луганск Халык Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Светлана Тонконогова арасында эшлекле очрашу узды.

Очрашуда катнашучылар терлекләр белән эш итү, биологик калдыкларны җыю һәм утильләштерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә, шулай ук ветеринария өлкәсен үстерүгә бәйле башка мөһим аспектларга кагылышлы бик күп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Бу чара төбәкара элемтәләрне ныгыту барышында Татарстан Республикасының әһәмиятен ассызыклый һәм төбәктәге аграр секторның тотрыклы үсүенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International