21 июньнән 22сенә безнең ведомство хезмәткәрләре Бөтенроссия истәлекле чараларын — Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган «Хәтер шәме» акциясен һәм «Сугышның Утлы картиналары» проектында катнаштылар.
Казандагы акция аеруча игътибарны җәлеп итте, анда волонтерлар һәм шәһәр халкы көче белән Җиңү паркында атаклы совет язучысы — татар, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил портретын чагылдырган утлы композиция ясалды. Проектны гамәлгә ашыру өчен, чорның бөеклеге һәм фаҗигалелеге чагылдыручы бердәм композициягә тезелгән 40 меңгә якын шәм кирәк булды.
Акция нәкъ кичке 21:00 дә башланды.
Моннан тыш, ведомство хезмәткәрләре республика халкы белән бергә һәлак булган геройларнны искә алып «бер минут тынлык» акциясендә катнашты.
Шундый ук чаралар Татарстанның төрле районнарында да узды. Меңләгән катнашучы шәм кабызды, илебезнең үткәнен символлаштырган якты композицияләр булдырды.
Бу вакыйгалар илебезнең төрле буын вәкилләрен тарихи хәтерне саклау һәм тыныч вакытта яшәвебезгә ярдәм итүче ветераннарга рәхмәт хисләрен уртак максат итеп берләштерүче масштаблы хәрәкәтнең бер өлеше булды.