"Буыннар хәтере" хәйрия фонды тарафыннан ел саен уздырыла торган "Кызыл канәфер" акциясендә Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре актив рәвештә катнаша. Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм итү. "Кызыл канәфер" билгесе Ватанны саклаучыларга безнең рәхмәтебезнең һәм хәтеребезнең мөһим символы булып хезмәт итә.
Билгене сатудан җыелган акчалар ветераннарның тормыш шартларын яхшыртуга, медикаментлар һәм кирәкле медицина җиһазлары сатып алуга җибәрелә. Әлеге акция ветераннарыбызга ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән уздырыла.