Гражданнарны бердәм кабул итү көне

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе органнарында гражданнарны бердәм кабул итү көне кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев граңданнарны кабул итте.

Килгән сораулар арасында вакцинация, эре мөгезле терлекләрне читтән кертү һәм йогышлы авыруларны профилактикалау темалары бар иде. Һәрбер мөрәҗәгать индивидуаль каралды, аларны хәл итү өчен тиешле чаралар күрелде. 

Тимур Мирзанурович билгеләп үткәнчә: "Безнең бурыч — һәр кешегә дәүләт хезмәтләреннән файдалану һәм хакимият органнары белән ачык аралашу мөмкинлеген тәэмин итү. Без һәр мөрәҗәгатькә игътибар белән карыйбыз һәм килеп туган кыенлыкларны тиз арада хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез.»

Гражданнарны кабул итү атна саен сишәмбе көннәрендә 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уза:

Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 213нче кабинет.

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 221-77-47.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International