Татарстанның Балык Бистәсе районында эпизоотиягә каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районында эпизоотиягә каршы махсус комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. 

Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында узды.

Утырышта катнашучылар республика территориясендә хайваннарда йогышлы авырулар таралуны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар комплексының үтәлеше турында фикер алыштылар. 

Эпизоотик вәзгыятьне контрольдә тоту һәм хакимият органнары, ветеринария хезмәтләре эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Очрашу ахырында җирле үзидарә органнарына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә профилактика чараларын көчәйтү һәм ведомстволар арасында хезмәттәшлекне яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International