Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чара узды.
Хезмәтне саклау көнен үткәрү барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Эш урыннарында куркынычсызлык таләпләре (административ бинада, идарә территориясендә эшләү).
Хезмәтне саклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен, нормаларын үтәү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре өчен шулай ук куркынычсызлык таләпләренең гомуми мәсьәләләре буенча инструктажлар үткәрелде.