Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы идарәсе рәисе Маттиас Шепп белән киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Эшлекле очрашу барышында үсеш һәм икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.