Республика Дәүләт ветеринария хезмәте Сабантуй бәйрәмендә хайваннарның иминлеген тәэмин итә

2025 елның 8 июне, якшәмбе

Сабантуй көннәрендә дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре спорт чараларында катнашучы хайваннарның сәламәтлеген саклыйлар.

Аларның бурычы-хайваннарның сәламәтлеген һәм спортчы-хайваннарның үзләренең дә, тамашачыларның да куркынычсызлыгын югары дәрәҗәдә тәэмин итү булып тора.

Белгечләр һәр атның сәламәтлеген тикшерә, җәрәхәтләр яисә чабышларда катнашу сәләтенә йогынты ясарга мөмкин булган авыруларны ачыклый.

Ветеринария табиблары катнашучылар янында, ярышлар барышында килеп туган теләсә нинди килеп чыккан кыенлыкка тиз рәвештә җавап бирәләр, кирәк булса, терлекләргә кичекмәстән ветеринария ярдәме күрсәтәләр.

Ат чабышларында ветеринария белгечләренең эшләве, яраткан халык чарасының шома һәм уңайлы узуына, барлык катнашучылар өчен дә куркынычсыз булуына гарантия булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International