Татарстан республикасы Дәүләт ветеринария хезмәте Корбан бәйрәме көннәрендә

2025 елның 6 июне, җомга

Корбан бәйрәме гадәттәгечә корбан чалу йоласы белән үрелеп бара. 

Барлык мәйданчыкларда да республика дәүләт ветеринария хезмәтенең ветеринария табиблары эшли, терлекләрне суюның һәм биологик калдыкларны утильләштерүнең ветеринария кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп торалар, шулай ук ветеринария-санитария экспертизасын үткәрүне тәэмин итәләр. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Казан шәһәренең махсуслаштырылган мәйданчыкларында булды.

Тимур Мирзанурович сүзләренә караганда: "Татарстан Республикасы территориясендә 51 мәйданчык оештырылган, анда өч көн дәвамында ветеринария хезмәте күзәтүе астында корбан чалу йоласы үткәреләчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International