Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районында узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Сабантуйны татар халкының иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәме дип атыйлар. Гадәттәгечә, без аны язгы кыр эшләре тәмамлангач бәйрәм итәбез, игенчеләрнең хезмәтен хөрмәтлибез, туган республикабыз табигатенең матурлыгын данлыйбыз һәм гореф-гадәтләребезгә һәм мәдәниятебезгә хөрмәт белдерәбез.
Сәфәр кысаларында Тимур Мирзанурович Яңа Чишмә халкын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.
Районда яшәүче татар, чуаш, әрмән, керәшен һәм башка милләтләрнең көнкүреш үзенчәлекләре тәкъдим ителгән Милли хуҗалыкларына керде.
Көрәш буенча милли уеннар һәм спорт ярышлары, шулай ук ат чабышлары тамашачысы да булды.