Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Оренбург өлкәсенең Татар Каргалы авылында уза торган Сабантуй бәйрәмендә катнаша.
Бәйрәмне ачу тантанасында Тимур Мирзанур улы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен укыды.
Бәйрәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен хөрмәтләү белән дәвам итте.
Кунаклар өчен халык күңел ачулары, татар ишегаллары, Сабантуй өчен традицион спорт ярышлары, милли көрәш, шулай ук күңел ачу концерт программасы оештырылган иде.