Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү буенча семинар-киңәшмә узды

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү буенча семинар-киңәшмәдә катнашты. 

Әлеге чара кысаларында авыл хуҗалыгы өчен җайланмалар, катнаш азык, өстәмәләр, ветеринария препаратлары күргәзмәсе, шулай ук республиканың азык лабораторияләре эше белән танышты.

Семинарның теоретик өлешендә Илдар Нургалиевич «Сыйфатлы азык – терлекләрнең сәламәтлеге һәм продуктивлыгы нигезе» дигән нотык белән чыгыш ясады. Терлек азыгын дөрес әзерләүнең әһәмиятен ассызыклап, ул терлек азыгы әзерләү технологияләрен төгәл үтәргә, чимал сыйфатын һәм туклану рационнарының баланслылыгын тикшереп торырга кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International