Бүген Мәскәү өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты дәвам итә.
Икенче көн кысаларында кунаклар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә булдылар һәм җитәкче Тимур Галиев белән очраштылар, анда Идарәнең барлык бүлекләре эшчәнлеге белән таныштылар.
Эшнең чираттагы этабы Казан шәһәренең Совет районы участок ветеринария дәваханәсе территориясендә урнашкан зооотельне карау булды.
Делегация Казанның Агросәнәгать паркында урнашкан ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясен карады, аның җиһазланышы һәм эш ысуллары белән танышты.
Республика ветеринария лабораториясендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәте музеенда да булдылар.
Әлеге очрашу авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ветеринария хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен регионнар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә.