Тимур Галиев Мәскәү өлкәсе делегациясе белән бергә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә булып кайтты

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Мәскәү өлкәсе вәкилләре белән бергә республиканың Лаеш һәм Тукай районнарында, шулай ук Чаллы шәһәрендә булды.

Беренче объект Лаеш районында булды, анда участок ветеринария пункты эшчәнлеге белән таныштылар. Тимур Мирзанурович билгеләп үткәнчә, участок бик яхшы төзекләндерелгән һәм заманча таләпләргә туры килә.

«Камский» АПК ҖЧҖ предприятиесенә («Сосновоборская»бренды) экскурсия оештырылды. Андагы җитештерү процессларының югары дәрәҗәдә автоматлаштырылуы һәм заманча технологияләрне кулланулары уңай тәэсир калдырды. Кулланыла торган инновацион цифрлы системалар сыйфатлы ит продукциясен җитештерүнең барлык этаплары белән нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итәләр.

Делегаөия Тукай районына, аерым алганда, Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә юнәлде. Катнашучылар ветеринария хезмәте оешмасы белән җентекләп таныштылар, махсуслаштырылган техниканы һәм лабораторияне карадылар. "БАРС" системасын кулланучы эпизоотологлар эшенә аерым игътибар бирелде.

Соңыннан Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенә юл тоттылар, анда кунаклар учреждениенең заманча медицина техникасы белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяләделәр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International