Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә узды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, шулай ук 14 муниципаль районнан җитәкчеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Әлеге чара кысаларында катнашучылар Карашай-Саклау авылындагы Мини-фермаларда, Гыйбадуллин Р.Р. КФХында, Сарман МРның «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» МБУда, Сарман авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре мемориаль комплексында булдылар. Район мәдәният йорты янында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Зона семинар-киңәшмәсенең пленар өлешендә авыл эшкуарлыгын үстерү, авыл халкын дәүләт ярдәме һәм кече агробизнес чараларында озата бару мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Сарман муниципаль районына сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсе башлыгырайон ветеринария берләшмәсе карамагындагы учреждениедә булды, коллектив белән танышты, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең эше белән танышты, эпизоотиягә каршы чараларны башкаруның барышы турында фикер алыштылар.

Тулырак фоторепортажларда: guv.tatarstan.ru/foto1.htm/...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International