Бөгелмә муниципаль районында бүген масштаблы өйрәнүләр узды

2025 елның 23 мае, җомга

Бөгелмә муниципаль районында бүген аеруча куркыныч авырулар – котыру чире һәм кош гриппы учакларын бетерүгә юнәлдерелгән масштаблы өйрәнүләр узды. Чарада ветеринария хезмәте, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, шулай ук медицина учреждениеләре, хокук саклау органнары, янгын сүндерү хезмәте вәкилләре һәм аучылар катнашты.

Чараның максаты-кеше һәм хайваннар өчен уртак булган аеруча куркыныч авыру чыганагын локальләштерү һәм бетерү буенча чаралар комплексын үткәргәндә, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак гамәлләрнең әзерлеген һәм эшләүне тикшерү.

Өйрәнүләр сценариясе буенча, районның бер торак пунктында терлекләрнең үлүе теркәлгән. Шул ук вакытта кош гриппы таралу турында да мәгълүмат килде. Оператив хезмәтләр кичекмәстән югары әзерлек хәленә китерелде.

Өйрәнүләр барышында карантин постларын оператив җәелдерү, дезинфекция чараларын оештыру, халыкны йогышлы зонадан эвакуацияләү, шулай ук биологик калдыкларны утильләштерү мәсьәләләре каралды. Төрле ведомстволар арасындагы хезмәттәшлеккә һәм гадәттән тыш хәл шартларында гамәлләрне координацияләүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International