Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының чираттагы 56 нчы утырышы булды, анда район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды.
Егор Тарнавский кандидатурасы тулысынча хупланды-район Советының барлык депутатлары бертавыштан аны билгеләде.
Моңа кадәр ул район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы булып торган.