Семинарның пленар өлешенә кадәр кунаклар «Чистай» мәдәни үзәгендә җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенә һәм аларның продукциясенә багышланган күргәзмәдә булдылар, шулай ук «Бетар» ҖЧҖендә, «Смольков С.И.» КФХында - «Сарсаз-Агротур» фермасында булдылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, җирлекләр башлыклары, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре һәм милекчеләре һәм башкалар катнашты.
Зона семинарында авыл эшкуарлыгын үстерү, кече агробизнеска дәүләт ярдәме чараларында авыл халкын озата бару мәсьәләләре турында фикер алыштылар.