Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсендә Баш ветеринария табибын билгеләделәр

2025 елның 16 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең баш ветеринария табибы вазыйфасына Самат Сәлимҗан улы Мәүлитовны билгеләде.

Самат Сәлимҗан улы тумышы белән Казаннан. 1974 елгы. 1997 елда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый. 

Һөнәри эшчәнлеген 1997 елда Балтач районының Тимирязев исемендәге колхозда ветеринария табибы булып башлый. 1998 елдан Казан ветеринария медицинасы академиясендә эшли, 2005 елда Татарстан Республикасы Апас районының «Каратун» авыл хуҗалыгы коперативы генераль директоры вазыйфасына билгеләнә, 2007 елдан Татарстан Республикасы Чүпрәле районының «Борындык «АХП» ҖЧҖендә эшли, 2011 елдан «Чүпрәле ДВО» ДБУ башлыгы, 2014 елда «ПО Сафара-Идел Буе» ҖЧҖ директоры,  2017 елдан «Агросила» АҖнең авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы, ә инде 2022 елда Генераль урынбасары итеп билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International