Ветсанэкспертлар Kazan Halal Marketта хәләл продукция куркынычсызлыгын тәэмин итә

2025 елның 13 мае, сишәмбе

13-18 май көннәрендә «Казан Экспо» МВЦда "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum"халыкара икътисадый форумы уза.

Форум кысаларында «Казан» Агросәнәгать паркында 2025 елның 13-18 маенда Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе эшләячәк. Мәйданчык азык-төлек, косметика, кием-салым, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар сату өчен ачык. Катнашуның төп шарты-продукциягә хәләл сыйфат сертификаты булу.

Үсемлек һәм терлек продукциясен тикшерүгә аерым игътибар бирелә. Нәкъ менә монда ветеринария-санитария экспертлары эшкә керә, алар сату алдыннан һәр төр товарны мәҗбүри контрольдә тоталар.

Ветсанэкспертлар эшчәнлеге сатып алучылар өчен товарларның куркынычсызлыгына ышанычын тәэмин итә, халыкара базарда катнашучылар арасында ышанычны ныгытуга һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International