Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиевның Җиңү көне белән котлавы.
Бүген без бөек бәйрәм— Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез!
Бу вакыйга безнең илдә генә түгел, ә аннан читтә дә яшәүче миллионлаган россиялеләрнең йөрәкләрен берләштерә. Халкыбыз авыр сынаулар кичерде, гаҗәеп авырлыкларны батырларча үтте һәм дөньяга фашизмнан Азатлыкның якты киләчәген бүләк итте!
Бүгенге көн безгә хәтернең, бердәмлекнең һәм тынычлыкның мөһимлеген искә төшерә. Нәкъ менә ата-бабаларыбызның батырлыгы нәтиҗәсендә бүгенге буын иркен һәм бәхетле яши.
Без үз илебезнең тарихын истә тотарга, тыныч күк йөзе хакына үз гомерен салган геройлар турында истәлекне сакларга бурычлы.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, иминлек һәм тынычлык телим!