Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Яңа Чишмә районында булды

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш визиты кысаларында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Яңа Чишмә районында булды. 

Сәфәре барышында Тимур Мирзанурович авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты, «57 нче татар ат заводы» ҖЧҖендә булды, анда 300 дән артык Орел токымлы ат асрала. 

Татарстанның Яңа Чишмә районындагы предприятиедә төрле токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнәләр, Орел токымы аеруча популяр. Ат абзары хуҗасы сүзләренчә, атлар КХДР лидерының кавалерия полкына җибәрелә.

Шулай ук «Яңа Чишмә РДВБ» ДБУ коллективы белән очрашты, объектларда булды һәм ветеринария хезмәтенең эшен бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International