Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре кысаларында Әтнә һәм Балтач муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды.
Терлекләрне тоту шартлары, продукция җитештерү технологияләре һәм Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖендә, «Арыш» АХҖКында, терлек сую цехында, Балтач районының «Татарстан «АХП» ҖЧҖендә күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләренең сыйфаты белән танышты.
Шулай ук район дәүләт ветеринария берләшмәләре территорияләрен карап чыкты, ветеринария хезмәтенең эшен бәяләде.