Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты.
Корбан бәйрәме алдыннан Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклауга аерым игътибар бирелә. Габделхак Госман улы Корбан хайваннарын сатып алганда һәм суйганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.
Кешеләр һәм хайваннар сәламәтлегенә куркыныч янаган куркыныч авыруларны (кәлтә, бруцеллез, сарык һәм кәҗә чәчәк авыруы) профилактикалау өчен республика территориясендә терлекләрне кертү һәм тотуның катгый нормалары билгеләнгән.
Шуны истә тотарга кирәк: кирәкле рөхсәттән һәм ветеринария таныклыгыннан башка хайваннарны сатып алу җитди куркыныч тудыра!
Проблемалардан котылу, үзебезне һәм якыннарыбызны яклау өчен сарыкларны бары тик республикабыздан, ветеринария хезмәте контрольдә тоткан урыннардан гына сатып алырга киңәш итәбез.
Сую мәйданчыкларына таләпләр:
каты өслекләр булу,
сую өчен җайланма,
калдыкларны сыйфатлы утильләштерүне тәэмин итү.