Бүген республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренең йомгаклау көне уза

2025 елның 26 апреле, шимбә

Казандагы сәүдә мәйданчыклары эшен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев карады.

Ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын катгый контрольдә тоталар, килүче азык-төлек чималының һәм хайваннардан, үсемлекләрдән алынган азык-төлек продуктларының сәнәгать эшләнмәләрендә җитештерелгән сыйфатына көндәлек анализ ясыйлар.

Шулай ук ярминкәләр көннәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария белгечләре һәр мәйданчыкта кизү торалар һәм продукциянең сыйфаты, ветеринария-озату документларының булуы, сәүдә мәйданчыкларының санитария таләпләренә туры килүе буенча контроль алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International