«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 елда уздырылган. Аның максаты-Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәркемнең истәлеген мәңгеләштерү. Барлыгы-27 миллион һәлак булучылар истәлегенә 27 миллион агач!
Тарихи әһәмияттән тыш, проект, яшел зоналар булдырып һәм табигать ресурсларын торгызып, экологияне саклауга сизелерлек йогынты ясый. Баш ветеринария идарәсе коллективы, Татарстанның Лаеш муниципаль районы территориясендә агачлар утыртып, буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга һәм ватаныбыз тарихын саклауга юнәлтелгән шундый мөһим чарада катнашты.