2025 елның 17-18 апрелендә Татарстан Республикасы ветеринария берләшмәләре хезмәткәрләре II Идел ветеринария фестивалендә катнаша. Чара ветеринария белгечләре, дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләре һәм агросәнәгать өлкәсе вәкилләре арасында һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен арттыру өчен оештырылды. Фестиваль программасына нефрология, терапия, пульмонология, офтальмология, гастроэнтерология, йогышлы авырулар, дерматология, онкология, кардиология кебек тематик юнәлешләрнең киң исемлеге кертелгән. Теоретик өлештән тыш, катнашучылар яңа җиһазлар һәм препаратлар белән таныша, мастер-классларда катнаша һәм ветеринария өлкәсендәге законнарның актуаль үзгәрешләре турында фикер алыша алачак.