Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Ветеринария баш идарәсе башлыгы Галиев Тимур Мирзанур улы билгеләнде.
Тимур Мирзанур улы 1977 елның 23 июлендә Татарстан Республикасының Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга керә, анда 1999 елда «ветеринария табибы» белгечлеге буенча югары белем ала. 2009 елда диссертацияне яклаган һәм биология фәннәре кандидаты булган.
Республиканың ветеринария хезмәтен үстерүгә керткән өлеше һәм профессионализмы өчен Галиев Тимур Мирзанур улына «Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем бирелде (2020 ел).
Ведомство һәм республика бүләкләре белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.