Мөселман бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов корбан чалу буенча мәйданнарда барлыкка килгән хайваннарның биологик калдыкларын утильләштерүгә бәйле мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу үткәрә. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу кысаларында «Эко Консорциум» ҖЧҖ җитәкчесе Рәсүл Фәйзуллин белән очрашты.