Россия Федерациясе территориясендә бруцеллез белән көрәш стратегиясе мәсьәләсе буенча киңәшмә

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Россия Федерациясе территориясендә бруцеллезга каршы көрәш стратегиясе мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә ветеринария белеме буенча Икенче бөтенроссия съезды кысаларында узды. Илдә бруцеллез буенча эпизоотик вәзгыять һәм аны тотрыкландыру чаралары турында фикер алыштылар.

Диагностиканы, вакцинопрофилактиканы камилләштерүгә һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыруга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International