Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә табиб-эпидемиолог Камилла Юзеева "Хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау" темасына лекция үткәрде.
Ветеринария идарәсе хезмәткәрләренә шәһәрдәге эпидемиологик хәл, йогышлануны саклау һәм профилактикалау чаралары турында сөйләделәр. Лекция ахырында теләге булган һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Шулай ук ВИЧка экспресс-тестлаштыру оештырылды.