Татарстан Республикасында йорт этләрен теркәү һәм күпфатирлы йортларда хайваннарны тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар кертү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертелә торган тиешле закон проектын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов тәкъдим итте.
Закон проекты хайваннарны күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тоту, шулай ук хайванны мәҗбүри теркәү булмау өчен җаваплылыкны күздә тота.
Җәза буларак кисәтү яисә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Этне теркәмәү сәбәпле кабат хокук бозган өчен 5 мең сум штраф каралган.
Закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Законга Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйганнан соң, 2025 елның 1 июленнән үз көченә керер дип көтелә.