Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән «Вакансияләр ярминкәсе 2025» узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ярминкәдә катнашты һәм җыелучылар алдында чыгыш ясады.
Чараның төп бурычлары булып-студент-ветеринарларга укуларын тәмамлаганнан соң эш табарга ярдәм итү, ә инде предприятиеләргә килгәндә, үзләренә туры килерлек хезмәткәрләр табу.
Вакансияләр ярминкәсе булачак белгечләр һәм потенциаль эш бирүчеләр өчен файдалы мәйданчык булып тора.