Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасында 15 555 эт теркәлгән

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасында 15 555 эт теркәлгән

Бу процедура ни өчен кирәк һәм ни өчен чиплау сезнең дүрт аяклы дустыгыз өчен бик мөһим?

Хайванның куркынычсызлыгы. Чип сезнең хайван турында мөһим мәгълүматлар, шул исәптән хуҗасы контактларын да үз эченә ала. Әгәр эт югала икән, аны чиптан мәгълүматны уку нәтиҗәсендә тиз генә өенә кайтарачаклар.

Сәламәтлекне контрольдә тоту. Теркәлү һәм чиплау үткәрелгән ветеринария чараларын күзәтергә ярдәм итә, вакытында профилактик вакцинацияне тәэмин итә. Бу ветеринарларның эшен шактый җиңеләйтә.

Хуҗаларның җаваплылыгы. Чиплау йортсыз хайваннарның санын контрольдә тотарга ярдәм итә һәм хайваннарны карауга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли.

Законнар. Кайбер төбәкләрдә хуҗаларын үз этләрен теркәргә һәм чипларга мәҗбүр итә торган законнар бар. Бу нормаларны бозу административ җәзаларга китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International