Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты һәм доклад белән чыгыш ясады.
Парламентарийлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы законы проектын карадылар, аңа административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм аларның йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын тоту өчен җаваплылык өстәргә тәкъдим ителә; шулай ук эт хуҗасы этне мәҗбүри теркәмәгән өчен җаваплылык өстәргә тәкъдим ителә.