Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

2025 елның 15 марты, шимбә

Бүген Казанда һәм республикада традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Казандагы сәүдә мәйданчыклары эшен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов карады.

Социаль авыл хуҗалыгы ярминкәләре республиканың 19 мәйданчыгында оештырылган. Фермерлар башкала халкына социаль юнәлешле бәяләрдән азык-төлек продукциясе тәкъдим иттеләр.

Ярминкәләрдә ит, ит продуктлары, сөт, йомырка, балык, яшелчә һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен продукция сатып алырга мөмкин.

Шунысы мөһим: барлык терлек һәм үсемлек продукциясе мәҗбүри рәвештә ярминкәләргә ветеринария документлары белән бергә керә, алар белгечләр тарафыннан җентекләп тикшерелә.

Ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре кибет киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына җитди контроль ясыйлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International